Килүчеләр социаль дистанцияне үтәргә һәм шәхси саклану чараларын кулланырга тиеш.
Фото: Денис Гордийко
Килүчеләр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш: шәхси саклану чараларын кулланырга һәм социаль дистанцияне сакларга.
Олылар өчен күзәтү мәйданчыгына керү билетының бәясе 150 сум тәшкил итә, 18 яшькә кадәргеләр өчен - 100 сум, 7 яшькә кадәр балалар Касәдән Казан күренешләрен бушлай күзәтә алачак.
Исегезгә төшерәбез, элек карау мәйданчыгына 22.00 сәгатькә кадәр барып була иде. Быел барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыять һәм озак вакытка сузылган үзизоляция чоры аркасында ул соңрак - май ахырында ачылды. Ачылганнан соң анда 71 122 кеше килгән, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.