В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу пассажирлар агымының кимүе белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
2021 елның 1-нче апреленә кадәр Казаннан Матюшино совхозына бара торган 100-нче номерлы автобус «Шаляпин урамы» тукталышыннан 5.40 (дүшәмбедән җомгага кадәр), 8.20 (шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә) һәм көн саен 17.50 сәгатьтә китәчәк. Матюшино совхозыннан кире Казанга - 6.20 сәгатьтә (дүшәмбедән җомгага кадәр), 9.35 сәгатьтә (шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә) һәм көн саен 18.30 сәгатьтә китәчәк.
Моннан тыш, 2021 елның 1-нче маена кадәр Казан-Усад маршруты буенча хәрәкәт итүче 101-нче номерлы автобус җәдвәле үзгәртелде. «Компрессор заводы» тукталышыннан автобуслар 5.25 сәгатьтә (дүшәмбедән шимбәгә кадәр), көн саен 7.45 һәм 15.45 сәгатьләрдә, 17.45 сәгатьтә (дүшәмбедән җомга көнгә) кузгалачак. Усадтан кире - 6.10 сәгатьтә (дүшәмбедән шимбәгә кадәр), көн саен 8.30 һәм 16.30 сәгатьләрдә, 18.35 сәгатьтә (дүшәмбедән җомга көнне) китәчәк.
Барлык пассажирлар да битлек режимын сакларга тиеш, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында.