Бу “Татнефть-Аренаның” КХЛ йолдызлары матчына әзерлеге белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU 27-нче ноябрь). Казанның “Ак Барс” хоккей клубы уеннары җәдвәлендә үзгәрешләр булды. “Татнефть-Аренаны" КХЛ йолдызлары матчына әзерләү аркасында, ике өй матчы башка көннәргә күчерелгән.
Әйтик, 14 гыйнварга планлаштырылган Түбән Новгородның “Торпедо” командасына каршы очрашу 5 февральдә узачак. "Нефтехимикка” каршы уен 5 февральдән 30 декабрьгә күчерелгән, дип хәбәр итә “Ак Барс” ХК матбугат хезмәте.
КХЛ йолдызлары матчы Казанда 19 һәм 20 гыйнварда узачак.