В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Минем Иран» күргәзмәсе 23 нче июньдә ачылачак
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь). Казан Кремленең Гавами урыннарындагы күргәзмә залларында 23 нче июньдә «Минем Иран» күргәзмәсе ачылачак. Экспозиция кунакларга иң борынгы цивилизацияләрнең берсе тарихы турында сөйләячәк.
Күргәзмәдә Иран осталарының терме техникасында башкарылган эшләре, эмальдә рәсем төшерү, фирәзә һәм агач буенча инкрустацияләр, чүкеп ясау, каллиграфия, келәм ясау эшләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар кулдан эшләнгән тукымаларны, миниатюраларны һәм башка экспонатларны күрә алачак.
Экспозиция 16:30 да ачылачак. Аны 16 нчы июльгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.