В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн дәвамында тоткычлар һәм утыргычлар сөртелә, төнлә белән тулысынча вагоннар эшкәртелә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Казан метрополитенында, эпидемиологик вәзгыять начарлану сәбәпле, коронавирус таралуны булдырмау өчен поездларны өстәмә эшкәртү белән шөгыльләнә башладылар.
Көндез «Дубравная» соңгы станциясендә барлык вагоннарның тоткычлары һәм утыргычлары дезинфекцияләнә, ә төнлә белән депода поездлар эчтән дә, тыштан да тулысынча эшкәртелә.
Моннан тыш, метрополитенда дүрт тапкыр җиһазлар зарарсызландырыла: ачылу алдыннан, иртәнге пик сәгатеннән соң, көн уртасында һәм пассажирларның кичке агымыннан соң. Хезмәткәрләр турникетларны, терминалларны, тоткычларны һәм ишекләрне дезинфекция чаралары белән сөртә. Төнлә моның белән клининг компаниясе шөгыльләнә – белгечләр касса залларында, платформада, җәяүлеләр кичүләрендә идәннәрне юалар. Шулай ук баскычлар, пандуслар һәм лифтлар эшкәртелә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең матбугат хезмәте.