Автомобильчеләр юл участогын Даурия һәм Танк боҗрасы аша урап уза алачак.
Фото: Денис Гордийко
2022 елның 15 нче маена кадәр Әмәт магистраленең 2 нче бинасыннан алып 16 нчы йортның 1 нче корпусына кадәрге участокта, Вознесение тракты төзелүгә бәйле рәвештә, яңгыр канализациясенең инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре башкарылачак.
Әлеге участокта хәрәкәт ике юнәлештә дә ябылачак. Автомобильчеләр аны Даурия һәм Танк боҗрасы урамнары аша урап уза алачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. «Садовое кольцо» комплексында яшәүчеләр Әмәт магистрале буйлап урнашкан җирле юлдан файдалана алачак.
31 нче, 37 нче һәм 77 нче номерлы автобус маршрутлары үзгәрешсез калачак, дип җиткерделәр Транспорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Киров районында 14 нче марттан Горький шоссесында транспорт боҗрасы буенча хәрәкәт ябыла.