В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдан теркәлү таләп ителми.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Аккош күле урман-паркында гаилә чаңгы турнирын оештыручылар ярышларны 8-нче гыйнварга күчерергә карар кылды. Сәбәбе – салкын һава торышы.
«Без йөгерешне карарга, спортчылар өчен җан атарга килгән тамашачыларның һәм ярышта катнашучыларның сәламәтлеге турында борчылабыз. Шуңа күрә ярышларны башка көнгә күчерергә карар кылынды, – дип шәрехләделәр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Ярышта катнашучыларга 1 км дистанцияне узарга туры киләчәк. Моннан тыш, аларны призлар, медальләр, шулай ук музыка һәм татлы ризыклар көтә. Мәйданчыкта балалар зонасы оештырылачак. Турнирда теләге булган һәркем катнаша алачак.
Дирекциядә хәбәр ителгәнчә, ярышта катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк, алдан теркәлү таләп ителми.
Җыелу урыны – «Динамо» спорт базасы бинасы янында. Чаңгы турниры 11:00 сәгатьтә башлана.