Су белән тәэмин итүне иртәгесе көнне 5:00 сәгатькә торгызу планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
Су 21 нче мартта 00:00 сәгатьтән Галактионов, Щапов, Горький, Некрасов, Пушкин һәм башка урамнардагы күпфатирлы 48 йортта, шулай ук 40 административ бинада, бер мәктәптә булмаячак. Маяковский, Ленин һәм Бутлеров урамнарындагы биналарда су басымы түбәнәячәк.
Участокта эшләрне иртәгесе көнне 5:00 сәгатькә тәмамлау планлаштырыла, дип белдерделәр торак-коммуналь хуҗалык комитетында.
Элегрәк Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда 21 нче мартның 9:00 сәгатеннән 22 нче мартның 9:00 сәгатенә кадәр су белән тәэмин итү туктатылачагы хакында хәбәр ителде.