В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Казан Экспо» да чара үткәрелү белән бәйле
Шимбә көнне, 21 декабрьдә, Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары җибәреләчәк. Бу «Казан Экспо» да концерт үткәрү белән бәйле.
7602 нче номерлы электричка Казан станциясеннән 15:50 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 16:10 да киләчәк. №7603 составы кире юнәлештә 16:20 дә булачак. Татарстан башкаласында ул 16:40 булачак.
Поездлар арадаш тукталышларсыз булачак, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә), шулай ук шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында яки «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.