Ярдәмне Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча җибәрделәр
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Моңа кадәр Оренбург өлкәсендә су басу буенча гадәттән тыш хәлләргә федераль дәрәҗәдә җавап бирү кертелде. 10 нчы апрель иртәсенә 23 муниципаль берәмлек территориясендә 79 торак пунктта һәм 36 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә 12817 торак йортны һәм 14969 йорт яны участогын су баскан.
Йорт хуҗалыкларыннан һәм йорт яны участокларыннан 7703 кеше, шул исәптән 1707 бала эвакуацияләнгән.
Эчә торган су белән берничә фура җибәрү турында карар Илсур Метшинның Оренбург мэры Сергей Салмин белән телефоннан сөйләшүе нәтиҗәсендә кабул ителде. ТР башкаласы башлыгы су басудан зыян күргән шәһәр халкының ихтыяҗларын ачыклау максатыннан шалтыратты. Сергей Салмин шәһәрлеләргә эчә торган су кирәклеген җиткерде.