ТР башкаласыннан аэропортка 8 мартта өстәмә электричкалар билгеләнәчәк
Иртәгә, 8 мартта, Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары җибәреләчәк. Бу «Казан Экспо» ХКҮдә концерт уздыру белән бәйле.

7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 16:56 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 17:21 сәгатьтә килеп җитәчәк. 7603 номерлы состав кире юнәлештә 22:25 сәгатьтә булачак. Татарстан башкаласында ул 22:46 да булачак.

Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында яисә +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә була (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).

2025-03-07T16:49:42+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.