ТР башкаласында «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК 8 428 контейнер мәйданчыгын тәртиптә тота
Фото: Денис Гордийко
Апрель башыннан ТР башкаласыннан 541 мең кубометрдан артык калдык чыгарылган. Ә шәхси территорияләрдә 2,2 мең контейнер мәйданчыгы чистартылган. Алардан эшчеләр 15 мең кубометр чүп-чар җыйган, дип хәбәр итә оператор.
Территорияне җыештыру бакларга, каты коммуналь калдыклардан тыш, киселгән агач ботаклары, автомобиль покрышкалары салу белән бәйле рәвештә кыенлаша. Контейнерларга төзелеш материаллары ташлаучылар да эшне катлауландыра. Алар аерым утильләштерелергә тиеш.
Моннан тыш, районнар администрацияләре белән берлектә рөхсәтсез чүплекләрне ачыклау буенча чаралар гамәлгә ашырыла. Апрель аенда шундый биш объект табылган һәм юкка чыгарылган.
Искәртеп узабыз, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК Казанда 8 мең 428 контейнер мәйданчыгын тәртиптә тота, ә республика буенча 18 меңнән артык контейнер мәйданчыгыннан калдыкларны чыгару өчен җавап бирә.