В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар атнага 2 тапкыр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 17 гыйнвардан Казанны һәм Усинскины (Коми Республикасы) яңа авиарейс тоташтырачак. Очышлар атнага ике тапкыр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
Пәнҗешәмбе көнне Казаннан самолет 8.20 сәгатьтә очачак, Усинскида утырту 10.20 сәгатьтә планлаштырыла. Якшәмбе көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласыннан һава судносы 12.40 кузгалачак, Усинск шәһәренә 14.30 сәгатьтә киләчәк.
Усинскидан самолет 18.10 сәгатьтә очачак, Казанда 20.10 сәгатьтә утыртылачак. Усинсктан якшәмбе көннәрендә һава судносы 9.10 сәгатьтә кузгалачак, ТР башкаласына 11.10 сәгатьтә киләчәк. Юл вакыты 2 сәгать тәшкил итәчәк.
Рейслар CRJ-200 һава судларында башкарылачак, дип хәбәр итә "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе матбугат хезмәте.