В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче рейс белән Татарстан башкаласына 86 пассажир килде.
Фото: Казан аэропорты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Казаннан Салехардка туры очышлар җибәрелде. Кичә Татарстан башкаласына беренче авиарейс белән Ямал-Ненец автономияле округыннан 86 пассажир килде.
Очышлар атна саен башкарыла. Казаннан самолет якшәмбе көнне 4:25 сәгатьтә оча һәм Салехардка 8:40 сәгатьтә килә. Кире рейс шимбә көнне булачак. Салехардтан китү 16:30 сәгатькә, Казанга төшү 17:00 сәгатькә планлаштырылган. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Очыш вакыты 2 сәгать 30 минут тәшкил итә. Авиарейсларда 93 пассажир сыйдырышлы Sukhoi Superjet 100 заманча Россия лайнерлары җәлеп ителгән. Очышларны «Ямал» авиакомпаниясе башкара. Авиарейслар программасы җәйге чорга да планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.