В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрбиләргә махсус чаралар һәм тыныч халыкның торакларын торгызу өчен төзелеш материаллары җыелган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казаннан Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәренә узган атнада гуманитар йөк белән 20 тонналы фура җибәрелде. Хәрбиләр өчен махсус чаралар җыелган, шәһәрнең тыныч халкы торак торгызу өчен төзелеш материаллары алачак.
Гуманитар йөкне җыюны «Яңа кешеләр» партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов «Игелекле Казан» белән берлектә оештырды. Парламентарий бу хәрбиләргә һәм тыныч халыкка соңгы ярдәм җибәрү түгел дип ышана.
«Гуманитар ярдәмнең тагын бер партиясе җибәрелде. Безнең сугышчылар, шулай ук Рубежное шәһәренең тыныч халкы төзелеш материаллары, махсус чаралар һәм башка күп нәрсәләр алачак. Бу соңгы елларда җимерелгән шәһәр инфраструктурасын, корылмаларны, биналарны тизрәк торгызырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», - дип уртаклашты Әмир Хәмитов.
Депутат мондый акцияләрне уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте һәм гуманитар йөк җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
«Алар өчен хәтерләүләре, яратулары һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын көтүләре бик мөһим! Ә азат ителгән шәһәрләрдә яшәүчеләр безнең ярдәмебезне һәм гадәти тыныч тормышны торгызуда ярдәм итәргә әзерлегебезне тоячаклар. Барысы да уртак максат белән берләшкән. Шуңа күрә мондый акцияләр бик мөһим: алар бөтен халыкка үзләрен бербөтен итеп хис итәргә мөмкинлек бирә».
Гуманитар йөкне җыюда республика эшмәкәрләре, партия активы һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.