(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Казан белән Ростов-на-Донуны яңа авиарейс тоташтырачак. Хәзер самолетлар атнага дүрт тапкыр очачак. Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәреннән тыш, рейслар дүшәмбе көннәрендә дә башкарыла.
Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан самолет 15.15 сәгатьтә кузгалачак, Ростов-на-Донуга килү 17.05 сәгатькә планлаштырылган. Ростов-на-Донудан рейс 12.40 сәгатьтә кузгалып, ТР башкаласына 14.40 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Дүшәмбе көнне Казаннан самолет 16.00 сәгатьтә очачак, Ростов-на-Донуга 17.50 сәгатьтә төшәчәк, кире ТР башкаласына рейс 13.25 сәгатьтә кузгалып, Казан аэропортында 15.10 сәгатьтә төшәчәк.
Очышлар 100 урынга исәпләнгән уңайлы лайнерларда башкарылачак. Юл вакыты 1 сәгать 50 минут тәшкил итә, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.