Ярдәм «Нәфис» хәйрия фонды тарафыннан күрсәтелгән
Фото: Денис Гордийко
«Ике гуманитар фурада кер юу порошогы (9,7 тонна), савыт-саба юу өчен сыеклык (8,7 тонна), каты (7,2 тонна) һәм сыек сабын (6,9 тонна), коры чистарту чаралары (3,2 тонна) җибәрелде. Барлыгы – 91,7 мең данә продукция», – дип хәбәр иттеләр фондта.
Ярдәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе эгидасы астында гуманитар колонна составында җибәрелгән. Алты фура Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 100 тоннадан артык төрле товар алып бара.