Казаннан Күмертауга көн саен йөри торган яңа автобус рейсы ачыла
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). 5-нче декабрьдән Казан – Күмертау маршруты буенча яңа автобус рейсы ачыла. Автобус «Көнчыгыш» автовокзалыннан көн саен 20.00 сәгатьтә кузгалачак.
Маршрут Уфа, Стәрлетамак, Салават һәм Мәләвез аша узачак. Юл вакыты 13 сәгать тәшкил итәчәк.
Рейска билетны түбәндәге телефоннар буенча бушлай резервларга мөмкин: 233-41-17, 259-30-37. Билетны автовокзал сайтында сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.