Очышлар 5-нче һәм 9-нчы июльгә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Казаннан Красноярскига Омскида пассажирлар утырту һәм тукталыш ясау белән ике өстәмә авиарейс булдырылган. Очышлар 5-нче һәм 9-нчы июльгә планлаштырылган.
Казаннан беренче рейс 5-нче июльдә 17.30 сәгатьтә кузгалачак. Омск аэропортына самолет 22.50 сәгатьтә төшәчәк, Омскидан 23.50 сәгатьтә очып китәчәк, Красноярскига 3.10 сәгатьтә төшәчәк. Красноярскидан кире 4.00 сәгатьтә кузгала, Омск аэропортына 5.20 сәгатьтә төшә, Омскидан 6.10 сәгатьтә очып китә, Казанга исә 5.40 сәгатьтә төшү планлаштырыла.
Икенче рейс Казаннан 9-нчы июльдә 8.30 сәгатьтә очачак, Омск аэропортына 13.50 сәгатьтә төшәчәк, Омскидан 14.40 сәгатьтә очып китәчәк, Красноярскига 18.10 сәгатьтә төшәр дип көтелә.
Красноярск шәһәреннән кире 19.00 сәгатьтә очачак, Омск аэропортына 20.20 сәгатьтә төшәчәк, Омскидан 21.20 сәгатьтә очып китәчәк һәм 20.40 сәгатьтә Казанга төшәчәк.
Өстәмә рейслар пассажирлар тарафыннан ихтыяҗ зур булу сәбәпле билгеләнде, дип ассызыклыйлар авиакомпаниянең матбугат хезмәтендә. Казаннан Омскига кадәр һәм кире юнәлештәге юл вакыты 2 сәгать тә 30 минут тәшкил итәчәк. Омскида туктау белән Казаннан Красноярскига кадәрге юл 5 сәгатьтән артык вакытны алачак. Өстәмә мәгълүматны сайтта табарга була.