В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Казан Экспо»да чаралар үткәрү белән бәйле
Бу атнада Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу «Казан Экспо»да концертлар үткәрү белән бәйле.
Пәнҗешәмбе, 6 мартта, 7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 18:04 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 18:24 киләчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 нче составта 21:51 кә китәргә мөмкин. Татарстан башкаласында ул 22:15 булачак.
Шимбә көнне, 8 мартта, 7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 16:56 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 17:21 киләчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 нче составта 22:25 кә китәргә мөмкин. Шәһәрдә ул 22: 46 була.
Поездлар арадаш тукталышларсыз булачак, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары Пассажирлар» мобиль кушымтасында яисә телефон аша белергә була: +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).