Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу «Казан Экспо» ХКҮдә чаралар уздыруга бәйле
Казаннан аэропортка 15 һәм 18 мартта өстәмә электричкалар билгеләнәчәк
15 һәм 18 мартта Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу «Казан Экспо» ХКҮдә концертлар уздыру белән бәйле.

Иртәгә, шимбә көнне һәм киләсе атнада сишәмбе көнне 7602 номерлы электричка Казан станциясеннән 18:04 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 18:24 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 нче составында 21:42 сәгатьтә китә алачак. Татарстан башкаласында ул 22:08 дә булачак.

Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында яисә +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә була (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).

2025-03-14T16:23:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.