Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2025, 17:47

Казандагы Гавриловский урманыннан 10 кубометр чүп чыгарганнар

Өмә 6 апрельдә санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында узды

Кичә Казанның Гавриловский урманында шәһәр өмәсе узды. Шәһәрнең махсус сакланучы территориясеннән 10 кубометр чүп-чар чыгарылган. Чарада 35ләп җирле халык һәм эко-волонтерлар катнашты.

Шулай итеп, битараф булмаган 35 граждан тырышлыгы белән агачлыкны да, Казансу яр буйларын да чистартып булды. Катнашучылар паркның бөтен территориясен әйләнеп чыкты.

Өмә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр дәвам итте. Бу вакыт эчендә территориядән чүп-чар тутырылган 150 капчык яки 6 йөк ташучы машина чыгарырлык күләмгә ирешелгән. Чагыштыру өчен, узган ел волонтерлар әлеге агачлыктан 100 капчык кына чүп-чар җыйган. «Мондый зур өмә бездә беренче тапкыр булды», — дип хәбәр итте Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте советы әгъзасы Тимур Ескараев.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда Гавриловский урманын, хакимият көче белән, тулаем төзелештән коткарып кала алганнар. Хәзер 67 гектар территория аеруча саклана торган территория булып тора, чөнки аның тугай урманнарында Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр яши һәм үсә. Ә 2018 елдан башлап, анда даими өмәләр уза.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланды, ул май ахырына кадәр дәвам итәчәк. Төп гомумшәһәр өмәсе 19 апрельгә билгеләнгән.
Барлык яңалыклар