Шәһәрлеләрнең күпчелек өлеше Совет районына туры килә, биредә 336 меңнән артык кеше яши.
Фото: Денис Гордийко
Киров районында 140 мең 1 кеше яши (64 мең 719 ир-ат һәм 75 мең 282 хатын-кыз), Мәскәү районында – 133 мең 168 казанлы (59 мең 668 ир-ат һәм 73 мең 500 хатын-кыз). Авиатөзелеш районында 118 мең 106 кеше исәпләнә (54 мең 137 ир-ат һәм 63 мең 969 хатын-кыз), Вахитов районында – 85 мең 5 кеше (38 мең 502 ир-ат һәм 46 мең 503 хатын-кыз).
Бөтенроссия халык санын алу узган елның 15 нче октябреннән 14 нче ноябренә кадәр узды. Татарстанда аңа 2,7 меңнән артык кеше җәлеп ителгән, шуларның 2,3 меңе – хисап участокларында исәпкә алучылар, 386 контролер, күпфункцияле үзәктә исәпкә алучы функцияләре булган 12 инструктор, 10 вәкаләтле вәкил. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, халык санын алуда Казанда яшәүче 1 млн 257 мең 671 кеше катнашырга тиеш булган.
2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләр саны 1 млн 143,5 мең кеше тәшкил иткән. Әлеге чорда шәһәрдә 508,4 меңгә якын ир-ат һәм 635,1 мең хатын-кыз яшәгән.