Чакырылган спикерлар Казансу белән бәйле хатирәләре һәм кичерешләре белән уртаклашачак, ә тыңлаучылар үз тарихларын сөйли алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). 16-нчы декабрьдә Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Елга турында диалоглар» белем бирү циклының чираттагы чарасы узачак. Яңа очрашуның темасы - «Казансу тарихы».
Чакырылган спикерлар Казансу белән бәйле хатирәләре һәм кичерешләре белән уртаклашачак, ә тыңлаучылар үз тарихларын сөйли алачак.
Барлык теләүчеләрне «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә көтәләр, дип хәбәр итә park.tatar. Керү ирекле. Түбәндәге сылтама буенчаөстәмә мәгълүматны белергә һәм очрашуга теркәлергә мөмкин.
«Елга турында диалоглар» белем бирү циклы Казансу үсеше стратегиясен эшләү кысаларында оештырылды. Элегрәк экспертлар белән очрашуларда шәһәрлеләр елганың тәңгәллеге һәм аның экосистемасы турында фикер алышкан иде.