Узган сезонда хайваннарны карарга 100 меңгә якын кеше килгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче ноябрь). Бүген Казан Зооботаника бакчасының тарихи өлеше язга кадәр ябылды. Узган сезонда бу территориядә яшәүче хайваннарны карарга 100 меңгә якын кеше килгән, дип хәбәр итә зоопаркның матбугат хезмәте.
Казан халкы зооботаника бакчасында яшәүчеләрне учреждениенең «Замбези елгасы. Африка» яңа өлешендә карый ала. Анда Бразза мартышкалары, гепардлар һәм арысланнар, су сыеры Захарья, алсу фламинголар, Нил крокодилы һәм башка бик күп хайваннар яши.
Зооботаника бакчасы хезмәткәрләре хайваннарны карарга теләүчеләр өчен киңәшләр әзерләгәннәр.
Беренче карашка буш күренгән вольерлар тирәсеннән узып китмәгез, көтегез һәм күзәтегез, аның яшәүчесе эчке бүлмәгә кереп киткән булырга һәм тиздән чыгарга мөмкин.
Күпчелек хайваннар иртәнге сәгатьләрдә, 8:30 дан 11:00 гә кадәр, актив, бу вакыт эчендә алар уйныйлар, иртәнге аш ашыйлар һәм үзләрен тәртипкә китерәләр.
Зоопаркка килүчеләр су сыеры Захарьяның ничек тукланганын күрә ала. Төшке ашны аңа 14:00 сәгатьтә китерәләр.
Исегезгә төшерәбез, зоопарк көн саен 8:30 дан 17:00 гә кадәр эшли (касса 16:00 гә кадәр). Керү билетлар буенча башкарыла.