В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң зур сораулар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Владивосток халкында
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). Казан халкына бәхет өчен аена 200 мең сум кирәк – бу ярты ел элек булганнан биш меңгә күбрәк. Сораштыру нәтиҗәләре буенча SuperJob сервисы белгечләре шундый нәтиҗәләргә килде.
Иң зур сорау Мәскәү (265 мең), Санкт-Петербург һәм Владивосток (230 мең), Хабаровск (220 мең) һәм Ростов-на-Дону (218 мең) халкында булуы ачыкланды. Тыйнаграклар арасында – Ярославльдә һәм Барнаулда (177 меңнән), Кировта, Волгоградта һәм Әстерханда (180 меңнән) яшәүчеләр.
Россиялегә үзен бәхетле хис итәр өчен аена уртача 200 мең сум кирәк, бу быел март белән чагыштырганда 3% ка күбрәк. Шул ук вакытта акча сораулары яшь белән арта. 24 яшькә кадәрге респондентларга – 150 мең, 45 яшьтән өлкәнрәкләргә 222 мең кирәк.