В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кабул итү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 23-нче гыйнварда Казанда Федераль таможня хезмәтенең Идел буе таможня идарәсе Татарстан таможнясы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Геннадий Кальков гражданнарны кабул итәчәк.
Халык таможня органнарына эшкә урнашу, халыкара почта җибәрүләрне күчерү, Татарстаннан продукция чыгарганда таможня чыгымнары һәм башка мсәьәләләр турындагы сораулар бирә алачак.
Кабул итү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Кремль ур., 12/20, дип хәбәр итә Баш федераль инспекторның ТР буенча аппараты. Кабул итүгә +7(843) 221-80-36 телефоны аша язылырга мөмкин.