Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2018, 17:57

Казанда 2017 елда бюджет үтәлеше буенча фикер алыштылар

Узган елда гражданнарның ташламалы категорияләре өчен каралган барлык түләүләр сакланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында 29 мартта 2017 елда бюджет үтәлеше буенча фикер алыштылар. Фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан шәһәр Думасы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре вәкилләре, территориаль җәмәгать үзидарәләре җитәкчеләре, шәһәрлеләр катнашты. Төп нотык белән Казанның Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Бюджет үтәлешен эксперт анализы белән икътисад фәннәре докторы, профессор, КФУ Икътисад һәм финанс институты кафедрасы мөдире Наҗия Сабитова чыкты.

Ирек Мөхәммәтшин искәртеп үткәнчә, 2017 ел бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 19 млрд 570 млн сум күләмендә расланган. Керемнәр буенча үтәлеш 22 млрд 438 млн сум тәшкил иткән, шуларның 63 проценты – үз керемнәре һәм 37 проценты – бушлай күчерелгән акча.

Физик затлар табышына салымнарга килгәндә, И.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, күчерелгән акча суммасы 4 млрд 496 млн сум тәшкил иткән.

Җиргә салымнан килгән акча күләме 2016 ел дәрәҗәсендә калган. Бердәм керемгә салым күләме 2 млрд 227 млн сум тәшкил иткән. Югарырак бюджетлардан бушлай күчерелгән акчалар турында сөйләгәндә, И.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, узган елда алар күләме 8 млрд 639 млн сум тәшкил иткән.

Бюджет чыгымнарына килгәндә, финидарә җитәкчесе 10 млрд сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты чараларына шәһәр территориясендә башкарылган капиталь характердагы чыгымнарга игътибар итте. Нәтиҗәдә шәһәрдә 175 урам, 340 ишегалды, 244 күпфатирлы йорт, 22 мәгариф учреждениесе төзекләндерелде. “Соңгы 10 ел эчендә Казанда 103 балалар бакчасы, 15 мәктәп, 29 сырхауханә һәм 8 хастаханә төзелде һәм без миллионлы шәһәрләр арасында социаль объектлар төзү буенча 1-нче урында торабыз”, - дип өстәде ул.

2017 елда Казан бюджетында үтәлгән чыгымнарга килгәндә, И.Мөхәммәтшин аңлатканча, иң эре юнәлешләр арасында мәгариф тора. Аңа чыгымнарның 62 проценты туры килә, төзекләндерү – 11%, гомумдәүләт чыгымнары – 10%, социаль сәясәт – 5%, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм мәдәният – 3-әр %.

Чыгымнар күрсәткечләрен анализлап, бәйсез эксперт Наҗия Сабитова билгеләп үткәнчә, “тулаем алганда аның үтәлеше 98,2% тәшкил иткән”.

Казан шәһәр Думасы депутатлары 2017 елда бюджет үтәлеше буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комиссиясе рәисе Фәнис Нурмөхәммәтов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм хезмәт хакының минималь зурлыгы арту белән бәйле рәвештә социаль-мәдәни учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакы зурлыгы белән кызыксынды.

Шәһәрнең мәгариф объектларында тикшерү органнарының күп сандагы күрсәтмәләре белән бәйле рәвештә мәгариф, мәдәният һәм милли сораулар буенча даими комиссия рәисе Нияз Гафиятуллин үткән елда әлеге сорауларның чишелеше турында сорады.

Депутат Сергей Черепанов Казанның башка миллионлы шәһәрләр фонында керемнәр буенча ничек торуы белән кызыксынды. “Гадел Россия” фракциясе депутаты Әлмир Михеев миллионлы шәһәрләр буенча бюджет керемнәренең кеше башына уртача күләме белән кызыксынды һәм Резерв фонд чараларының нинди максатларга юнәлдерелүен сорады.

Шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев якынлашып килүче җәйге каникуллар алдыннан җәйге сәламәтләндерү лагерьларын карап тоту һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән финанслау күләме турында сорады.

Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия исеменнән чыгыш ясап, Эмиль Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, бюджетның тулы дәрәҗәдә үтәлмәве Капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсендә күзәтелә (34,4% яисә 119 млн сум). Зур күләмдә файдаланылмаган чаралар Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында, Тышкы төзекләндерү комитетында, Торак сәясәте идарәсендә теркәлгән. Депутат хезмәттәшләренә “киләсе елда охшаш ситуацияне булдырмас өчен бюджетның үтәлмәве сәбәпләренә игътибар итәргә” киңәш итте.

Фикер алышуны йомгаклап, Эмиль Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, уңай моментлар арасында гражданнарның ташламалы категорияләре өчен каралган барлык түләүләр саклануын аерырга мөмкин: кабул итүче гаиләләргә өстәмә түләүләр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бушлай кайнар ризык, балалары балалар бакчаларына йөргән өчен ата-аналар түләвен компенсацияләү һ.б.

“Башкарма комитетка 2018 елда шәһәр бюджетына керемнәрнең килеп торуын тәэмин итүдә эшләрне дәвам итәргә һәм чыгымнар өлешендә барлык бурычларны да үтәргә, шулай ук республика һәм федераль дәүләт программаларында активрак катнашырга киңәш итәбез”, - дип тәмамлады Э.Хөснетдинов.

Барлык яңалыклар