Текстны «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров укыячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). 25 нче ноябрьдә Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телендә грамоталылыкны тикшерү өчен оештырылган дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясенә кушылачак. Быел диктант 25-27 нче ноябрьдә Татарстанда, Россия Федерациясе субъектларында һәм башка илләрдә узачак.
Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Татарстанның барлык катнашучылары кебек үк, татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек язачак. Текстны «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров укыячак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Россия төбәкләрендә диктант нигезе итеп татар язучысы, педагог, публицист һәм мөхәррир Афзал Шамовның хаты алынган. Чит илләрдә яшәүчеләр татар язучысы, шагыйрь, Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев хикәясеннән өзек язачак. Диктант текстларын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре сайлаган.
Диктант филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тарафыннан тикшереләчәк. Нәтиҗәләр акциянең рәсми сайтында чара узганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак. Катнашучы үз билгесен диктант бланкында күрсәткән код сүзе ярдәмендә белә алачак.
Акцияне оештыручылар булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты тора.
Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант» ирекле акциясендә телне теләсә кайсы дәрәҗәдә белгән кешеләр катнаша ала. Диктант 10:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казан шәһәре Башкарма комитетының 80 гә якын хезмәткәре әлеге акциягә кушылды, ул вакытта диктант текстын Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова укыды.