В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы укучыларына сирәк һөнәр турында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе хезмәткәре Гөлүсә Закирова сөйләде.
Фото: Г.Т. Закированың шәхси архивыннан
Гөлүсә Тәфкиловна, тифлокомментатор эше нидән гыйбарәт? Бүген бу һөнәр популяр микән?
Г.З.: Тифлокомментлау – ул сукырлар өчен социаль хезмәт күрсәтү. Шулай итеп, тифлокомментатор сукыр кеше һәм сәнгать арасында ниндидер күпер булып тора. Ул сәхнәдәге яки фильмдагы театраль куелышта булган хәлләрне тасвирлый. Бүген бу сирәк һөнәр, безне Казанда гына түгел, бөтен ил буйлап бармак белән санарга мөмкин.
Сез ничек тифлокомментатор булып киттегез? Бу һөнәргә кайда өйрәтәләр?
Г.З.: 2001 елда мин сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен китапханәгә эшләргә килдем һәм вакыт дәвамында теге яки бу дәрәҗәдә безнең карамактагыларга ярдәм иттем – әгәр күргәзмәләргә йөрсәләр, картиналарны тасвирладым, урыннарда ориентлашырга ярдәм иттем һ.б. 2011 елда тифлокомментарий белән фильмнар чыга башлады, һәм без сукырлар өчен күрсәтүләр оештыра башладык. Ялның яңа төре күрү сәләте бозылган кешеләрдә популярлык казанды. Шуннан соң мин бу юнәлеш үсешенә үз өлешемне кертергә булдым.
Ул вакытта тифлокомментаторлар бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына бар иде, аларның иң танылганы – театр һәм кино актрисасы Ирина Безрукова. 2018 елда Мәскәүдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте каршындагы «Реакомп» институты грант отты һәм төбәкләрдә тифлокомментаторлар укыту курслары оештырды. Мин шундук кызыксындым һәм укырга гариза бирдем.
Сайлап алу катгый иде – психологик һәм социаль күнекмәләр, күрмәүчеләр белән аралашу тәҗрибәсе булу, эшкә сәләтлелек, дикция, дөрес сөйләшү исәпкә алынды. Бәхеткә каршы, мин сайлап алуларны уздым. Уку 1,5 ай дәвам итте, безнең гамәли дәресләр Мәскәүдә Губерна театрында узды. Уку чорында ук мин нәкъ менә татар спектакльләренең тифлокомментаторы булырга теләвемне аңладым. Шулай булды да. Сүз уңаеннан, Казан милли телдә тифлокомментарий алып бара башлаган беренче шәһәр булды. 2019 елдан башлап бездә ике телдә – рус һәм татар телләрендә тифлокомментлау белән спектакльләр уза. Хәзер милли телләрдә спектакльләр булган күп кенә төбәкләр безгә консультация сорап мөрәҗәгать итә.
Казан театрлары тифлокомментлауга җайлашканмы?
Г.З.: Театрлар идеяне энтузиазм белән кабул иттеләр, тик техник шартлар гына бар җирдә дә яраклы булмады. Тифлокомментаторлар махсус бүлмәдә микрофон белән сәхнәдә барган күренешләрне тасвирлый, ә тамашачылар аларны наушниклар аша тыңлый.
Мин эшли башлаган беренче театр Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры булды. Ул вакытта анда синхрон тәрҗемә өчен җайланма бар иде һәм өстәмә техника кирәк түгел иде. Без гаилә белән карау өчен «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен начар күрүчеләр өчен җайлаштырдык. Җиңел булды дип әйтә алмыйм – бик динамик күренешләр, диалоглар... Әмма бәяләмәләргә караганда, безнең бар да килеп чыкты.
Аннан Г.Камал исемендәге театр булды. Биредә тифлокомментатор эшләү өчен җиһазлар кирәк иде. Аны шулай ук «Аерым караш» хәйрия программасы кысаларында сатып алганнар. Һәм менә шулай килеп чыкты – өч ел эчендә без сукырлар өчен 16 спектакльне җайлаштырдык: 9-ы татар телендә, 7-се рус телендә. Спектакльләр шәһәрнең дүрт театрында – Кариев исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Камал театрында, «Әкият» театрында һәм ТЮЗда бара. Беренче өч театрда без «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Аерым караш» программасы кысаларында «Россия театрларында тифлокомментлаштыру» юнәлеше буенча эш алып барабыз. Казан ТЮЗында спектакльләрне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм безнең китапханә белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Чиксез театр» проекты кысаларында күрсәтәләр.
Сез эшкә ничек әзерләнәсез?
Г.З.: Башта спектакльне барып карыйм, аннары – аның видеоверсиясе буенча эшлибез, чөнки бер тапкыр гына карау җитми. Карау белән параллель рәвештә сценарийга тифлокомментарий язам. Шуннан соң мин һичшиксез сукырлар белән киңәшәм, кирәк икән, текстка төзәтмәләр кертәм. Кайбер очракларда картинаны тулырак аңлау өчен режиссер яки актерлар белән киңәшәм.
Күпчелек театрлар әле тифлокомментарийга җайлашмаган, шуңа күрә спектакль вакытында мин аерым бүлмәдә утырам, анда чит авазлар юк, ә куелышны реаль вакыт режимында монитор буенча карыйм.
Ә шәрехләү вакытында махсус кагыйдәләр бармы?
Г.З.: Иң мөһиме – актерлар сөйләгәндә дәшми тору, алар театрда төп, без исә куелышка өстәмә булып торабыз. Сәхнәдә ниләр барганын тасвирларга кирәк, әмма спектакль контекстыннан тыш. Хәзер режиссерлар фантазиядә чикләнми һәм еш кына кайбер предметларны берничә күренеш өчен кулланалар. Мәсәлән, бер сәхнәдә урындык туры мәгънәсендә кулланыла, ә икенчесендә – машина буларак. Бу очракта мин герой машинада бара дип әйтәм, ә урындыкта йөри дип түгел, ягъни режиссерның уйларын тапшырам.
Комментарий биргәндә интриганы саклап калу, геройларны исемнәре белән атамау мөһим, әгәр алар сценарий буенча үзләрен танытмаганнар икән, яки геройларның берәрсе аларны атамаган. Без тавышларны тасвирлый алмыйбыз – аларны болай да ишетәбез, без теге яки бу авазның кайдан барлыкка килгәнен аңлата гына алабыз. Мәсәлән, герой револьвер төзи, шуннан соң ату була. Бу очракта геройларның кайсысы корал төзәвен әйтү мөһим. Һәм идеалда шуннан соң ату тавышы яңгырый. Шулай ук әһәмиятле шау-шуны, музыканы капламаска кирәк. Әгәр бу вакытта тифлокомментатор сөйләшсә, сукыр кеше ниндидер мөһим әйберне ишетми калырга мөмкин.
Шәрехләгән вакытта мөмкин кадәр кыскарак, аңлаешлы тел белән сөйләргә кирәк, артык сөйләмәскә, чөнки бу кабул итүне, аңлауны авырлаштыра. Хәтерлим, кызык очрак булды. Казанда тифлокомментарий барлыкка гына килгән иде. Һәм беренче күрсәтүләрнең берсенә без журналистларны чакырдык. Соңрак «Тифлокомментаторның сүзлек запасы аз иде» дигән бәяләмә дә булды. Кешеләр начар күрүчеләр өчен шәрехләү – ул әдәби текст, ә комментатор туктаусыз сөйли, дип уйлаган, ләкин бу алай түгел. Безгә кыска паузалар бирелә, һәм аларга сыешырга кирәк. Актерлар безгә түгел, ә без аларга җайлашабыз. Шуны аңларга кирәк, сукыр кеше – шундый ук тамашачы, бары тик аңа куелышның асылын аңларга ярдәм итәргә кирәк.
Ә төсләр? Сез аларны да атамыйсызмы?
Г.З.: Юк, төсне без атыйбыз, аларга артык игътибар юнәлтмибез. Тумыштан күрмәүчеләр бар, һәм алар төсләрне ассоциацияләр буенча гына белә, шулай ук күрү тәҗрибәсе булганнар да бар.
Сез балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә спектакльләрне шәрехлисез. Эштә аудиториянең яшь категориясенә карап аермалар бармы?
Г.З.: Әлбәттә, балаларга аңлаешлырак итеп аңлатырга кирәк, өлкән тамашачы әзерлеклерәк килә.
Хикәяләүнең тональлеге ничек сайлана?
Г.З.: Актерларның уенын капламау мөһим. Төгәл, аңлаешлы сүзләр белән сөйләргә кирәк. Шулай ук шәрехләү процессында хис-кичерешләрне күрсәтергә ярамый – көләргә яки еларга. Дөресен әйтим, кайвакыт хис-кичерешләрне тыеп тору авыр, бигрәк тә спектакль моңсу булса.
Спектакльләрдән соң мин һәрвакыт тамашачылар белән аралашам, аларның фикерләрен беләм. Фикерләр бөтенләй төрле булырга мөмкин. Нигездә алар уңай, тәнкыйтьләүләр дә була. Кемгәдер тасвирлама артык тәфсилле булып тоелырга мөмкин, кемгәдер җитәрлек түгел. Кемгәдер тавыш ошый, икенчеләр нәрсәне дә булса үзгәртергә сорый. Әмма теләсә нинди тәнкыйть – ул тәҗрибә, кирәк булса, нәрсәне дә булса үзгәртергә сәбәп. Ә гомумән без урта белемле күрмәүчеләргә йөз тотабыз. Һәркемгә яраклашырга мөмкин түгел, кирәк тә түгел. Бу спектакль белән кебек үк – кемгәдер ошый, кемгәдер юк.
Гомумән алганда, кешеләр театрларга ешрак йөри башладылармы?
Г.З.: Җайлаштырылган спектакльләргә без стандарт рәвештә 20 билет сатып алабыз, һәм алар һәрвакыт бик тиз таралып бетә. Безне инде беләләр, безгә тифлокомментлауның нәрсә икәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнебезне аңлатырга туры килми. Тамашачыларыбыз спектакльләр өчен рәхмәт әйтә, алар үсешкә омтыла, сәнгатькә якынрак булырга телиләр. Килешәсездер, театрга бару һәм тамаша буе яныңда утырган сукыр булмаган туганыңның колагыңа пышылдавын тыңлау – бер нәрсә, ә куелыштан бөтен уңайлыклар белән ләззәт алу – икенче.
Материалда Г.Т. Закированың шәхси архивыннан фотосурәтләр кулланылды.