В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Instagram да туры эфир үткәрәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь). 1-нче декабрьдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Instagram да туры эфир уздырачак. Ул шәһәрлеләрнең торак йортларны капиталь ремонтлау турындагы сорауларына һәм башка темаларга җавап бирәчәк.
Туры эфир 14:00 сәгатьтә Казан Мэриясенең рәсми битендә башлана. Шәһәр халкы сорауларын эфир вакытында бирә яки аккаунтта сылтама буенча алдан ук җибәрә ала.