Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2022, 16:59

Искәндәр Гыйниятуллин казанлыларның йортларны капиталь ремонтлау турындагы сорауларына туры эфирда җавап бирде

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары программа буенча йортларның исемлеге ничек формалашуы һәм халыкка үз теләкләрен ничек белдерергә кирәклеге турында сөйләде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). Бүген казанлылар «Вконтакте»ның туры эфирында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга йортларны капиталь ремонтлау программасы турында үзләренең сорауларын бирделәр.

Капиталь ремонт программасы Казанда инде 15 ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Быел программага 166 йорт кергән – шуларның 66 сында ремонт «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерү белән туры килә. «Капиталь ремонт эшләрен 1 нче декабрьдән дә соңга калмыйча төгәлләү планлаштырыла», – диде И.Гыйниятуллин.

Туры эфир вакытында тамашачылар программага керә торган йортларның исемлеге ничек формалаша һәм аның белән кайсы ресурсларда танышырга, графикларны һәм планлаштырылган эшләрнең төрләрен кайдан белергә, шулай ук үз тәкъдимнәреңне ничек җиткерергә кебек сораулар бирде.

И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елга йортларны капиталь ремонтлау программасы (һәр йорт буенча эш төрләрен күрсәтеп) Казан Мэриясенең рәсми сайтында «ТКХ» бүлегендә урнаштырылган. Алга таба ремонтлау планлаштырыла торган йортлар исемлеге ТКХ дәүләт мәгълүмат системасы порталында тәкъдим ителгән.

«Капремонт программасын формалаштырганда йортның факттагы торышы, халыкның мөрәҗәгатьләре һәм торак фондны инвентаризацияләү нәтиҗәләре буенча аналитика исәпкә алына», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары йортларны программага кертү принципларын.

И.Гыйниятуллин халык ремонт барышына йогынты ясый ала, дип ышандырды. Шулай итеп, подрядчы оешманың эш төрләре һәм контактлары йорт фасадына куелган баннерда урнаштырыла. Фатир милекчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларны ачыклау өчен күрсәтелгән номерлар буенча элемтәгә керә алалар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 3596 торак йорт ремонтланган, бу күп фатирлы торак фондның гомуми санының 62% ын тәшкил итә.

Барлык яңалыклар