Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2023, 13:53

Искәндәр Гыйниятуллин: «Сөрем газы белән агуланудан саклануның ышанычлы ысуллары бар»

Казанда ягу сезоны башланганнан бирле 27 кеше зыян күргән – шәһәр халкына газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләре турында искә төшерделәр

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь, Камилә Вилданова). Казанда ягу чоры башланганнан бирле сөрем газы белән агулануның 13 очрагы теркәлгән. Үз йортларында 27 кеше зыян күргән, шуларның 10 ы балалар. Бәхетсезлек очракларының сәбәбе газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу булган. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте. Озын бәйрәм ял көннәре алдыннан ул шәһәр халкына газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен искә төшерде.

Сөрем газы – органик ягулык яну һәм углерод окисьлашу вакытында барлыкка килгән агулы, төсе булмаган химик кушылма. Ул газны тулысынча яндыру өчен кирәк булган кислород җитмәү аркасында барлыкка килә. Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, сөрем газы белән агулану тиз бара. Башта зыян күрүчеләрнең сизү сәләте бозыла, аннары алар аңнарын югалталар. Әгәр кеше 15-20 минут дәвамында газлы бүлмәдә ятса, үлә.

«Беренче чиратта, йорт хайваннары һәм балалар зыян күрә, чөнки газ суынып аска төшә. Бүлмәләрдә сөрем газының барлыкка килүен йорт хайваннарының үз-үзен тотышы буенча билгеләргә мөмкин: алар тәртипсез рәвештә хәрәкәт итә башлыйлар, сикерәләр һәм түгәрәк буенча йөгерәләр һәм аңнарын югалталар», – дип уртаклашты Искәндәр Гыйниятуллин.

Сөрем газы кан составына тәэсир итү белән дә куркыныч. Агуланудан саклану өчен, бүлмәне бер сәгать эчендә өч тапкыр, кимендә берничә минут җилләтергә кирәк.

«Бүлмәләрдә сөрем газының барлыкка килүен йорт хайваннарының үз-үзен тотышы буенча билгеләргә мөмкин»
Искәндәр Гыйниятуллин
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, газ приборлары булган барлык фатирларда да агулану куркынычы булмый. Ачык яну камерасы белән иске газ су җылыту колонкалары урнаштырылган йортлар куркыныч тудыра (мондый приборларда горелка күренеп тора торган ярык бар).

«Сөрем газы вентиляция   системасына түгел, ә фатирга чыга, чөнки тәрәзәләр ябык, һава агымы юк», – дип аңлатты спикер.

Күп фатирлы йортларда табигый вентиляция бар һәм төтен чыгару системалары урнаштырылган, ягъни аларда төтен суыручылар юк. Алар урамда һәм йортлардагы температура аермасы аркасында эшлиләр. Җилләткеч тәрәзәгә вентилятор куйсаң, проблема хәл ителәчәк дигән миф яши. Ләкин практикада барысы да киресенчә килеп чыга – прибор бинада сөрем газы концентрациясен арттыруны тизләтә. Бу томаланган тәрәзәләрдә һава агымы йөрмәү белән бәйле, шуңа күрә вентилятор аны газ приборының миченнән, газ яну зонасыннан суыра башлый, дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин.

Фатирда сөрем газы барлыкка килгәнен визуаль рәвештә дә билгеләргә мөмкин: горелкадагы яки плитәдәге ялкын зәңгәр төстә янырга тиеш. Әгәр кызыл яки кызгылт сары ялкыннар барлыкка килсә, ашыгыч рәвештә газ приборын сүндерергә һәм бинаны җилләтергә кирәк.

«Бүлмәне җилләтүдән башка да агуланудан саклануның ышанычлы ысуллары бар. Мәсәлән, механик җайланмаларны куллану: тәрәзә рамнарына урнаштырыла торган һава кертү клапаннары. Шулай ук һава кертү вентиляциясе системасы бар, аны урнаштыру зур чыгымнар таләп итми. Автомат хәбәрчеләр – сигнализация датчикларын да урнаштырырга киңәш итәм», - дип өстәде Искәндәр Гыйниятуллин.

Барлык яңалыклар