Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2024, 12:09

Ирина Роднина Казанда беренче «Йөзьяшәрләр уеннары»н ябу тантанасында катнашачак

«Хезмәт резервлары» стадионында узачак спорт бәйрәмендә пенсионерлар өчен спартакиадага йомгак ясалачак

Фото: Денис Гордийко

Пәнҗешәмбе, 16 нчы майда, «Хезмәт резервлары» стадионында беренче «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасының ябылу тантанасы узачак. Спорт бәйрәменең мактаулы кунагы сыйфатында фигуралы шуучы, өч тапкыр Олимпия чемпионы, ун тапкыр дөнья чемпионы Ирина Роднина чакырылган. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Легендабыз гына түгел, фигуралы шууда дөнья йолдызы, ә бүгенге көндә бик актив җәмәгать эшлеклесе. Әгәр кемдер белмәсә, исегезгә төшерәм, Ирина Константиновна (Роднина – ред. иск.) беренче көннән үк Универсиада өчен көрәштә безнең белән булды. Башта бергә Туринда оттырдык, ә аннан соң, 2013 елгы Универсиаданы уздыру хокукын яулагач, Брюссельдә җиңүне бәйрәм иттек. Шуңа күрә ул безнең яраткан, хөрмәт иткән спортчыбыз һәм горурлыгыбыз гына түгел, ә Казанның дусты да», – диде мэр Илсур Метшин Ирина Роднина турында.

Ул район администрацияләре башлыкларын тантанада шәхсән катнашырга чакырды. «Иң яхшы өлкән буын спортчылар өчен җан атыйк. Беренче «Йөзьяшәрләр уеннары»ның соңгы аккордлары лаеклы, көчле яңгырасын, әлеге энергия башка катнашучыларны да җәлеп итәрлек булсын. Әйдәгез, зур бәйрәм оештырыйк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Линар Гарипов билгеләп үткәнчә, спартакиада узган елның октябрендә старт алган. Сезон дәвамында «йөзьяшәрләр» спортның 10 төрендә: йөзү, волейбол, футбол, өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика кроссы, чаңгы ярышлары, шахмат, төньяк йөреш һәм ГТО буенча көч сынашкан.

Ярышлар Казанның барлык районнарыннан 3 меңнән артык кешене берләштергән. Беренче сезонда 35 спорт объекты җәлеп ителгән, 1 меңнән артык медаль һәм 100 кубок уйнатылган.

Иң көчлеләрне «Хезмәт резервлары» стадионында бүләкләячәкләр. Тамашачыларны мәдәни-күңел ачу программасы, лотерея, шулай ук зумба дискотека көтә. Лотереяның приз фонды 30 мең сумны тәшкил итә. Һәркем кунак була ала, әмма урыннар саны чикләнгән. Чара 10:30 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)223-19-36.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.05.2024
Видеорепортаж
13.05.2024 12:42
X Казан марафонында 28 мең кеше катнашкан
Барлык яңалыклар