Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2024, 15:28

Иран Россиядә БРИКС кысаларында гамәлгә ашырылачак барлык чараларда катнашырга планлаштыра

Быел Казан әлеге берләшмә эгидасы астында узачак Уеннарны һәм саммитны кабул итә

Фото: Марат Мөгыйнов

Иран Россиядә БРИКС кысаларында гамәлгә ашырылачак барлык чараларда катнашырга планлаштыра. Бу хакта Россия-Иран хезмәттәшлегенә багышланган халыкара конференциядә билгеле булды.

Иранның Мәскәүдәге илчесе Казем Джалали белдергәнчә, БРИКС һәм ШОС мәйданчыкларында үзара хезмәттәшлек илләргә күпполярлы дөнья формалаштыру өлкәсендә ярдәм итә.

«РФнең БРИКС кысаларында рәислек итүенә шатмын. Без Россиядә БРИКС буенча барлык чараларда иң югары дәрәҗәдә катнашырга карар кылдык», – дип китерә илче сүзләрен ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 12 нче июньдә, Россия көнендә, БРИКС уеннары ачылачак. Тантана Универсиада авылында театраль тамаша форматында узачак. Ярышларга 74 илдән, БРИКСта катнашучы 10 илне дә кертеп, барлыгы 4,7 меңнән артык кеше киләчәк.

Ә октябрь аенда исә Казанда БРИКС саммиты узачак. Хәзерге вакытта форумны үткәрү барышында җәлеп ителәчәк объектларны төзү һәм ремонтлау буенча актив эш алып барыла.

Барлык яңалыклар