В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шөгыльләр алдан язылу буенча уза
Бу атнада Казанның яшьләр клубларында бушлай чаралар сериясе җәелдереләчәк. Яшүсмерләр викториналарда һәм шахмат буенча турнирда катнаша, бию яки тышлык ясау буенча мастер-классларга кушыла алачак.
Бүген 16:30 да «Авангард» клубында (Ломжинская ур., 15) табышмаклар чишү белән интерактив уен уздырачаклар. Ә 19:00 дә балаларны гофрирланган кәгазьдән чәчәк белән чәч каймасы (ободок) ясау буенча мастер-класска чакыралар. Дәрес Декабристлар ур., 131 адресы буенча урнашкан «Зазеркалье» клубында узачак.
«Романтика» клубында 15 майда гаилә эстафетасы оештырыла. Химиклар ур., 35 адресы буенча балалар әти-әниләре белән бергә вакытны актив һәм күңелле үткәрә алачак. +7(843)590-53-55 телефоны буенча язылырга кирәк. Башлану вакыты – 15:00 сәг.
Рәсем буенча мастер-класс 16 май көнне 15: 00 сәгатьтә «Җәлил» клубында (Хәйруллин ур., 5) оештырыла. Дәресләргә теркәлү +7(965)615-06-45 телефоны буенча алып барыла. Шул ук көнне 17:30 сәгатьтә «Ритм» клубында (Кутузов ур., 10а) балалар ритмны тоя һәм бию буенча мастер-классларда үзләрен иркенрәк тота башлый алачак.
17 май көнне 13:00 сәгатьтә яшүсмерләрне Казан тарихы турындагы белемнәрен интерактив викторинада тикшерү өчен «Витамин» клубына (Державин ур., 3, 3 ф.) чакыралар. «Свои» клубында (Степан Халтурин ур., 11/10) шул ук көнне шахмат буенча турнир уздырачаклар. Үз интеллектыңны һәм стратегик фикерләвеңне 14:00 дә тикшерергә мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУдә.