Катнашучыларга Россия педагогы Константин Ушинский хезмәтләреннән өзек нигезендә төзелгән биремнәрне чишәргә туры киләчәк
Фото: Денис Гордийко
Педагог һәм остаз һәм бөек Россия педагогы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу елында диктантның темасы «Киләчәкне билгеләүче үткәннең педагогик идеяләре» булачак.
Катнашучыларга, Константин Ушинский әсәреннән өзек нигезендә төзелгән педагогик мәсьәләләрне чишеп, автор тексты язарга туры киләчәк. Авторларга профессиональ сораулар турында уйланырга һәм үз тәҗрибәләрен анализларга тәкъдим ителә.
Эшләрне һөнәри педагогик берләшмә вәкилләре, КФУның педагогик кафедралары укытучылары һәм башкалар бәяләячәк.
Диктант Татарстан урамы, 2 адресы буенча (актлар залы) узачак. Акция – 10:00 сәгатьтә, теркәлү бер сәгать алдан башланачак.
Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак. Җиңүчеләрне 22 нче октябрьдән соң билгеләячәкләр һәм бүләкләячәкләр.
Бөтенроссия педагогик диктант икенче тапкыр үткәрелә. Быел акция 100 дән артык мәйданчыкта барачак. «Россиянең ел укытучысы – 2023» конкурсының 90 финалисты катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.