Менталь бозылулары булган балалар спектакль, шулай ук Pythonда эшләнгән 3D-модельле йортлар һәм 30 программа күрсәттеләр
Фото: «Синең файдаңа» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май). «Симург» инклюзив ял үзәге икенче ел эшенә йомгак ясады. Отчет вакыйгасында тәрбияләнүчеләр спектакль, шулай ук Pythonда эшләнгән 3D-модельле йортлар һәм 30 программа тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.
Театр студиясе «Кечкенә Тузганак тарихы» премьера спектаклен күрсәтте. Ул «Күпмилләтле әкиятләр илендә-2021» бөтенроссия конкурсында җиңгән 12 яшьлек Ариана Малых әкиятенә нигезләнеп язылган. Бу уку елында инклюзив студия куйган бердәнбер спектакль түгел. Алар арасында шулай ук «Брысь! Яки мәче Фелофейның тарихы» бар, аны балалар инде «Салават Күпере» фестивалендә, шулай ук Иннополиста күрсәттеләр. «Симург» ял үзәге җитәкчесе Яна Цепкова сүзләренчә, театр студиясендә шөгыльләнү нәтиҗәсендә, менталь бозылулары булган балалар хәрәкәтләр координациясен, сөйләмне һәм эмоциональ интеллектны камилләштерә.
Робототехника студиясендә балалар «Arduino» конструкторлар дәресләрендә җыелган микроконтроллерларны үзләре программалаштырырга һәм йортларның 3D-модельләрен ясарга өйрәнгәннәр, аларны 3D-принтерларда бастырган.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм үзәктә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре кунак булды.
«Бүген балалар безгә бик игелекле һәм күңелгә үтеп керерлек спектакль күрсәттеләр. Шәһәрдә мондый үзәкләрнең күбрәк булуын телим. «Симург»ка алга таба үсеш һәм уңышлар гына теләргә мөмкин – балалар бик кирәкле һәм мөһим эш белән шөгыльләнәләр», - дип ассызыклады Сәгыйтова.
«Балалар белән эшләү зур түземлек, сабырлык һәм мәхәббәт таләп итә, бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар. «Симург»та укытучылар һәр балага индивидуаль якын киләләр һәм бу, һичшиксез, сизелерлек җимешләр китерә. Без моны сәхнәдә дә, уеннар һәм программалар сыйфатында да күрәбез. Ләкин иң мөһиме – монда балалар аралашырга өйрәнәләр һәм үз-үзләренә ышаныч үстерәләр», – диде Вольфсон.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты вәкилләре балаларга «Мине кочакла! Фил баласы һәм аның әнисе турында әкият» мультфильмын күрсәттеләр, китаплар һәм бүләкләр тапшырдылар.
«Симург» – Татарстанда менталь бозылулары булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче инклюзив ял итү үзәге. Ул 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен исәпләнгән. Үзәк проектлары «Татнефть» хәйрия фонды һәм Росмолодежь гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.