Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2022, 18:00

Иммерсив театр һәм рәсем буенча хикәяләр: Казан тәрбиячеләре татар теленә өйрәтүнең заманча алымнары белән таныштылар

500 педагог өчен чираттагы чара 21 нче апрельдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель). 21 нче апрель көнне «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә тәрбиячеләр өчен балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча методлары турында семинар узды. Анда 500 гә якын педагог катнашты.

Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов чыгыш ясадылар. «Без балаларны татар телендә белем бирүче балалар бакчаларына бирәбез, телне саклап калуда аларны сезгә ышанып тапшырабыз. Әлбәттә, мин әти-әнинең ролен дә кире какмыйм. Гомумән алганда, ата-аналар, массакүләм мәгълүмат чаралары, театр, балалар бакчасы, мәктәп – без барыбыз да кулга-кул тотынышып эшләргә һәм бердәм система булдырырга тиешбез», – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Гүзәл Сәгыйтова.

Чарада Казанның алты балалар бакчасы тәрбиячеләре, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина татар телен укытуда заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Чараны Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры алып Булат Гатауллин алып барды.

Зилә Фәйзуллина ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең балаларны, мультимедиа журналларын кулланып, татар теленә ничек өйрәтә алулары турында сөйләде.

Казан шәһәре Совет районының 273 нче номерлы балалар бакчасы укытучы-логопеды Алсу Шәрәпова тыңлаучыларны бәйләнешле сөйләмне үстерергә ярдәм итә торган Пропп карталары, мнемотехника методы һәм интеллектуаль карта белән таныштырды. Шәһәрнең Совет районындагы 261 нче номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Әдилә Шәйдуллина балаларның сөйләмен һәм фикерләвен үстерүгә ярдәм итүче авторлык уеннарын тәкъдим итте. Яңа Савин районының 346 нчы номерлы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гөлинә Хәсәнова тыңлаучыларга И.Мурашкованың методикасы ярдәмендә рәсем буенча хикәяләр төзергә һәм иҗади күзаллауны киңәйтергә мөмкин булуын аңлатты. «Бала-Сити» балалар бакчасының татар теле укытучылары Алинә Хәлиуллина һәм Ләйсән Вәлиева иммерсив театр ярдәмендә татар телен ничек нәтиҗәле өйрәнергә мөмкин булуын күрсәттеләр.

Бу чара «Балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча, нәтиҗәле ысуллары» дигән семинарлар циклының өченчесе һәм соңгысы булды. Беренче семинар Казанда – 21 нче февральдә, икенчесе 30 нчы мартта узды.

Семинарлар сериясен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан Мэриясе оештырды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Быелның көзендә «менеджмент» юнәлеше буенча семинарлар уздыру планлаштырыла.

Фоторепортаж
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә татар теле тәрбиячеләре өчен семинар узды
Барлык яңалыклар