Очрашуда сәнгати театр фотографияләрен булдыру темасы каралачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 12-нче апрель көнне Заманча сәнгать галереясендә Татарстанның халык артисты, Россия фоторәссамнәр берлеге әгъзасы, В.И.Качалов исемендәге театр актеры һәм режиссеры Илья Славутский яшь фотографлар өчен мастер-класс үткәрәчәк.
Авторлык очрашуында Илья Славутский шәхси фотографияләрне булдыру серләре, сьемка өчен уңышлы локация сайлау һәм кадрда «тере» модель ясау турында сөйләячәк. Очрашуда сәнгати театр фотографияләрен булдыру темасы каралачак.
«Фотография. Театр. Сораулар һәм җаваплар» остаханәсе 18.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә В.И.Качалов исемендәге театрның матбугат хезмәте.