В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан спортчысы үз карьерасында алтынчы тапкыр мактаулы титулга ия булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Шахмат, шашка, го буенча Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе укучысы, Россиянең атказанган спорт мастеры Илья Шикшин го буенча Европа чемпионы булды.
Ярышлар 21-28-нче июль көннәрендә Брюссельдә (Бельгия) узды. Турнирда олимпия системасы буенча 16 илдән сайлап алынган 32 иң яхшы Европа спортчысы катнашты.
Илья Шикшин алты уенда да җиңеп, үз карьерасында алтынчы тапкыр мактаулы титулга лаек булды, дип хәбәр ителә ТР Спорт министрлыгы сайтында.