«Зөләйха күзләрен ача» фильмы - китапның иллюстрациясе түгел, ә мөстәкыйль нәфис сүз, дип билгеләп үтте картинаның продюсеры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Алсу Сафина). Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» дигән 8 серияле фильм өстендә эшләү кызганнан-кыза бара. Картина төшерүнең ничек баруы, анда бүреләр һәм аю белән сәхнәләр төшерелүе һәм фильмга музыка язган кешеләр турында KZN.RU порталы укучыларына «Русское» кинокомпаниясенең башкаручы продюсеры Илья Папернов сөйләде.
Фильм өстендә эш тәмамландымы инде? «Россия 1» телеканалында премьераны кайчан көтәргә?
И.П.: Соңгы сораудан башлыйм – белмибез. Аңлыйсыздыр, канал сеткасын программалаштыру - үзенчәлекле сәнгать һәм үзенчәлекле бурыч. Без дә, тамашачылар кебек үк, картинаның эфирга чыгачагын, моңа бер-ике атна кала алдан беләчәкбез. Каналның программалаштыру белән шөгыльләнә торган куәтле командасы бар, бу - тиз эшләнә торган эш түгел, анда барысы да миңа билгеле булмаган факторлар күп. План буенча премьера быел көз булачак. Кайчан һәм моның ни дәрәҗәдә төгәл булуын белү өчен фаразларга һәм өметләнергә генә мөмкин.
Картина өстендә эшләүнең кызган чагы, профессиональ телдә ул монтаж-тонировка чоры дип атала. Монтажлау тәмамланган диярлек, тавыш, төс коррекциясе һәм компьютер графикасы белән эш алып барыла, титрлар әзерләнә. Картина тәмамланган матур кыяфәткә ия булырга, каналга тапшырылырга тиеш. Режиссер Егор Анашкин Казанга килде генә – иртәдән ул тавыш белән эшләүгә кереште.
Роман авторы Гүзәл Яхина Аксенов музей-йортында казанлылар белән очрашуда фильмның режиссер версиясеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә өметләре акланды, өстәвенә, картина тулы метрга якынрак һәм сериал буларак кабул ителми.
И.П.: Режиссер версиясе соңыннан эфирда булачагына мөмкин кадәр якын булачак. Безгә Гүзәлнең автор буларак бәясе мөһим, чөнки теләсә нинди экранизация - әдәби әсәрнең авторы өстендә теге яки бу дәрәҗәдә көч куллану. Бу ике төрле сәнгать төре, әлбәттә инде, барысын да җиткерү, һәр репликаны, вакыйгаларның эзлеклелеген, һәр әсәрнең һәр хәрефен саклап калырга мөмкин түгел. Әсәрнең рухын, мәгънәсен аңлау һәм аны күчерү күпкә мөһимрәк. Автор бәяләвенчә, без моңа ирештек. Бу сөендерми калмый, романга булган кызыксыну фильмга карата да булыр, дип өметләнәбез.
Роман укыганнар өчен дә, аны укымаганнар өчен дә - барлык тамашачылар өчен дә фильм төшерүебезне аңларга кирәк. Бу китапның иллюстрациясе түгел, ә мөстәкыйль сәнгатьчә фикерләү, һәм миңа ул уңышлы булды кебек тоела.
Фильмның аерым эпизодлары төрле мәйданчыкларда күрсәтелде. Тамашачыларда нинди фикерләр булды?
И.П.: Әлегә уңай тәэсирләр генә, әмма моның баштан ук романга, фильмга карата уңай карашта булган махсус аудитория булуын аңларга кирәк. Әлбәттә, телеканал эфирында «хәрби чукындыру» булачак.
Интервьюларның берсендә сез фильмның азагы китапныкыннан бераз аерылып торуын билгеләп үттегез. Моннан тыш, Юлия Пересильд башкарган Настасья роле үзгәрешләр кичергән. Кинокартинада тагын нинди аерымлыклар булачак?
И.П.: Без романны экранлаштыруга бик сак карарга тырыштык. Безнең яңа сәхнәләр, яңа персонажлар барлыкка килү белән бәйле барлык үзгәрешләр дә китап һәм киноның төрле сәнгать төрләре булуы белән бәйле иде. Китапның тәэсир итү чаралары да турыдан-туры кинога күчерелә алмый. Китапта йомырка ярдәмендә билгеле бер рәвештә сурәтләнгән Лейбе тилелеге бар. Кинематографик чаралар белән бу хәлне ничек тапшырырга кирәклеген уйлап табарга кирәк. Фильмның кинодан барлык аермалары да геройларның характерын, сюжетны, интонацияне һәм жанрны катгый бозмый, китапка салынган әйберләрне мөмкин кадәр тулыландыруны максат итеп куя. Гүзәл бәяләвенчә, без беркайда да алдамадык. Моннан тыш, кулланыла торган алымнар китапка салынган инде – мәсәлән, геройларның тарихы. Мәсәлән, Игнатовның тарихы герой образы, аның кичерешләре һәм уйлары аркылы сөйләнгән. Без аларны турыдан-туры күрсәтә алмыйбыз, безгә китапта сурәтләнгән герой характеристикаларыннан чыгып тарихны уйлап бетерергә туры килде. Без аннан акгвардияче ясамадык, беркайда да китапка каршы бармадык.
Кино төшерү процессы күпме вакыт алды?
И.П.: 5 айга якын. Без 2018 елның 10-нчы августында Архангельскта смена белән башладык, анда без агачлар йөздерүне төшердек. Җәйге-көзге блок ноябрь аена кадәр дәвам итте, Без Казанда төшерүне төгәлләдек. Мәскәүдә, бассейнда, Ярославльдә сменабыз бар иде. Аннары тәнәфес булды. Без кышны көттек, гыйнвар-февраль айларында Мәскәүдә, Казанда һәм Пермьдә кышкы блокны төшердек. Февраль аенда тәмамладык.
Кыш көне, Казан сәхнәләрен төшергән вакытта, 30-нчы елларга туры килгән татар авылын табу кыен булды, дип сөйләдегез. Тагын нинди авырлыклар булды?
И.П.: Без башта ук бу павильон проекты булмаячак, картина роман геройлары булган шартларда максималь якын булган урыннарда төшереләчәк дигән карар кабул иттек. Бу хакта актерлар белән алдан сөйләшендә – туңачакбыз, батачакбыз. Каскадерлар һәм кино төшерү чаралары файдаланылачагы аңлашыла, әмма шуңа да карамастан, без моның рафинадланган һәм шартлы сурәт, ниндидер табигый декорация булуын теләмәдек. Барлык детальләр - декорацияләрдән алып костюмнарга һәм реквизитларга кадәр җентекләп уйланылды. Зур кимчелекләрдән котылып калганбыз дип өметләнәм – вак-төякләр калкып чыгар, мөгаен. Безнең өчен картинаның максималь реалистик шартларда төшерелүе принципиаль иде. Һәр объект, һәр төшерү урыны - бу чакыру иде: уйлап табарга, үзләштерергә. Картинаның тарихи характерына һәм тарих драматургиясендә яткан бурычларга бәйле рәвештә, кереп, төшерә башларга мөмкин булган объектлар булмады диярлек, барысында да эшләргә кирәк иде: ул вакыттагы татар зираты, татар авылы, кулак йорты. Уйларга, ничек һәм кайда булачагын фикерләргә кирәк булган бурычлар шактый. Фильм төшерүнең һәр урыны - рәссамнар, режиссерлар, операторлар өчен үзенчәлекле батырлык.
Семрук бистәсе Лаеш районында төзелде, декорацияләрне калдырырга карар кылынды. Бер ел узгач та бу урынга Казанлылар һәм республика халкы килә. Фильмның декорацияләре тагын каядыр сакланганмы?
И.П.: Без Лаеш районы хакимиятенә Семрукны тапшырдык, белгәнебезчә, алар аны алга таба туристлык объекты буларак файдалану мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу без төзегән иң масштаблы декорация. Калганы - вакытлыча үзләштерү.
Каскадерлар ярдәменә еш мөрәҗәгать итәргә туры килдеме, куркыныч күренешләр күпме?
И.П.: Фильмда физик яктан актив сәхнәләр шактый. Әйтик, Игнатовның катерда йөзеп баручы Зиновий Кузнец артыннан бүрәнәләр өстеннән чабуы күренеше, бүреләр һәм аю катнашындагы сәхнә. Бөтен җирдә белгечләр катнашты. Аю белән сәхнәне Казанда, Зәңгәр күлдә төшердек. Аю Мәскәүдән, дрессировщик белән кайтарылды, ул ни рәвешле тиешле трюклар ясарга һәм сәхнәләштерергә кирәклеген белә. Бүреләр белән сәхнәне дә биредә төшердек, ә бүреләр Пермьнән кайтартылды. Әле җәй көне үк төшерүгә ничек әзерләнергә дигән бурыч куелган иде, һәм алар кышка кадәр күнегүләр ясадылар.
Фильмга музыканы кем язды?
И.П.: Тарихи яктан әһәмиятле темалардан тыш, бөтен музыка - авторныкы. Музыка өстендә эш әле алып барыла. Төп композитор - Дмитрий Даньков. Шулай ук Эльмир Низамов та катнаша. Музыка буенча - искиткеч темалар, һәм алар фильмның монтаж тукымасына бик яхшы керешә. Тамашачылар тиздән бәяләр дип уйлыйм.