Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2025, 11:15

Илсур Метшин кабат Казан муниципаль берәмлеге Башлыгы итеп сайланды

Карар Казан шәһәре Думасы депутатларының күпчелек тавышы белән кабул ителде

Бүген әлеге минутларда башкала Ратушасында бара торган бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә Илсур Метшин Казан муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан башкаласы мэры итеп сайланды.

«Беренчедән, хөрмәтле депутатлар, сезнең исемнән һәм шәхсән үз исемемнән сайлаучыларыбызга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Бер атна элек алар бердәм булып, сезгә һәм безгә ышаныч белдереп, шәһәребезнең якты киләчәге өчен актив тавыш бирделәр. Без, һичшиксез, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләрбез. Республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка ышаныч белдереп Казан шәһәре Мэрына кандидатурамны тәкъдим итүе өчен рәхмәтемне җиткерәм», – дип ихлас сүзләрен әйтте Илсур Метшин.

Кандидатларны беренче тапкыр комиссия алдан сайлап алган, ә дәгъвачыларның соңгы исемлеген исә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов раслаган. Исемлектә «Яңа кешеләр» партиясе әгъзасы Роза Гайнетдинова, «КПРФ» партиясеннән Александр Комисаров та булган.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры вазифасына Илсур Метшин кандидатурасын тәкъдим итү турындагы карар «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан хупланган.

Яшерен тавыш бирүдә катнашкан депутатларның 41-е Илсур Метшин өчен, 4 депутат Александр Комиссаров, 1 депутат «Яңа кешеләр» партиясе әгъзасы Роза Гайнетдинова өчен тавыш бирде.

Депутатлар Казан муниципаль берәмлеге Башлыгын сайлау турындагы карар проектын хуплады. Аннан соң яңа сайланган шәһәр Мэры вазифасына керешү тантанасы узды.

Илсур Метшин Казан мэры вазифасына тугрылык антын бирде. Шуннан соң аңа Татарстан башкаласы башлыгы дигән вазифаи билге тапшырылды.

Казан мэрын Казан мэры вазифасына керешүе белән Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) рәисе Ирина Гусева, Благовещенск мэры Олег Имамаев, Екатеринбург мэры Алексей Орлов, Элиста администрациясе башлыгы Алдар Лиджиков котлады.

Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә Казанда Татарстан рәисен һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаулар көне иде. Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасына сайлаулар нәтиҗәсе буенча Думага 50 депутат сайланган. Аларның 25 е – бердәм сайлау округы буенча тәкъдим ителгән. Казан шәһәре Думасының бер мандатлы округлары буенча иң күп тавышны «Бердәм Россия»дән тәкъдим ителгән кандидатлар җыйган – алар 18 мандаттан, «Яңа кешеләр» һәм «ЛДПР» партияләре кандидатлары берәр мандаттан, исемлектә тагы үз-үзен тәкъдим итүче биш депутат. Шәһәрдә 464 сайлау мәйданчыгы эшләгән.

Барлык яңалыклар