Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2019, 11:21

Илсур Метшин: «Казанда эшләп киткән проектлар шәһәр халкын хәйрия эшчәнлегенә кече яшьтән үк җәлеп итәргә мөмкинлек бирде»

Татарстан башкаласында эшкә яраклы халыкның яртысыннан артыгы хәйрия эшендә катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казанда хәйрия оешмалары эшчәнлегендә төрле формаларда, акчалата ярдәмнән алып шәхси волонтерлык хезмәтенә кадәр, эшкә яраклы яшьтәге шәһәрлеләрнең 50%-тан артыгы катнаша. Мондый нәтиҗәләргә «Игелекле Казан» проекты һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар ярдәме белән ирешелде, дип билгеләде бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе утырышында.

Соңгы 2 ел эчендә хәйрия эшчәнлегендә катнашучы шәһәрлеләрнең саны 10%-ка арткан, дип сөйләде үзенең коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар эшчәнлегенә багышланган докладында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. «Дәүләт тарафыннан гына түгел, ә коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар белән проблемаларны хәл итүгә сорау һәрбер тикшеренү дулкыны белән югарырак була бара. Хәйрия эшчәнлегенә җәлеп ителгән кешеләр саны арткан - бу якынча 74%. Алар, беренче чиратта, финанс ярдәм һәм волонтерлык активлыгы рәвешендә катнашалар, һәм бу казанлылар өчен нормага әверелә», - диде Р.Гафаров.

Социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга ярдәм итү мәсьәләсе Казан өчен өстенлекле булып кала бирә, дип билгеләде Илсур Метшин. «Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар эшчәнлеге шәһәр тормышына актив рәвештә кереп бара. Шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган проектлар, беренче чиратта – «Игелекле Казан» проекты, шәһәр халкын кече яшьтән үк хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, - диде Мэр. - Коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар эшчәнлеге яшәешнең күп кенә өлкәләрендә төрле социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән». Мэр хәйрия проектларын хуплаучы һәм волонтерлык эшчәнлегендә катнашучы казанлылар санының үсүе шәһәрлеләрдә социаль үсеш өлкәсенә ышаныч артуы турында сөйләвен билгеләп үтте.

Узган елны, Р.Гафаров сүзләренә караганда, Казанның «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды шәһәрдә иҗтимагый һәм икътисади кәефне үлчәү үткәргән һәм сораштыру социаль проблемаларны хәл итү белән хәйрия фондлары һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар шөгыльләнергә тиеш дип санаган гражданнарның өлеше артуын күрсәткән.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе, 18.04.2019
Видеорепортаж
18.04.2019 13:18
Социаль эшчәнлеккә юнәлеш тота торган коммерциягә нигезләнмәгән хәйриячелек, ихтиярилыкка корылган оешмаларга ярдәм күрсәтү турында
Барлык яңалыклар