В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Топ-3кә Сергей Собянин һәм Александр Беглов кергән
Казан мэры Илсур Метшин мэрларның Милли рейтингында август – сентябрь нәтиҗәләре буенча икенче булды. Тикшерүне РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән.
Барлыгы Россиянең 88 шәһәре мэрлары эшчәнлеге бәяләнгән. Бу илнең барлык субъектлары башкалалары җитәкчеләре һәм биш эре финанс-икътисадый үзәк вәкилләре: Магнитогорск, Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи һәм Тольятти. Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре исемлеккә кертелмәгән.
Рейтингны Мәскәү мэры Сергей Собянин җитәкләде, өченче позицияне Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов алган. Топ-5кә Төмән башлыгы Максим Афанасьев һәм Уфа шәһәр округы администрациясе башлыгы Ратмир Мәүлиев кергән.
Элегрәк 2024 елның август аенда Казан мэры Идел буе федераль округы башкалалары башлыкларының медиарейтингын җитәкләде. Шәһәр башлыгы медиаиндексы федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча 19 мең 693 пункт тәшкил итте.