В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25 мартта сәүдә үзәгендә булган көчле янгында кешеләр тормышы өзелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Казан Мэры Илсур Метшин Кемеровода булган фаҗигада якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашты. Кичә, 25 мартта җирле сәүдә үзәгендә 64 кешенең, шул исәптән балаларның тормышын өзгән көчле янгын була.
“Булган янгын турында хәбәрне тирән тетрәнү хисе белән кабул иттем. Казан халкы һәм шәхсән үземнең исемемнән Сезнең, якыннарын югалтучыларның, тирән кайгысын уртаклашам, ә зыян күрүчеләргә тиз арада савыгуларын телим”, - диелә Кемерово шәһәре башлыгы адресына җибәрелгән телеграммада.