В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре!
Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Бүгенге дөньяда һәр баланың язмышы өлкәннәрнең зирәклегенә, игелегенә һәм сабырлыгына бәйле. Шуңа күрә сез сайлаган һөнәр, әлбәттә, иң катлаулы өлкәләрнең берсе, әмма шул ук вакытта күркәм, кызыклы һәм җаваплы. Республикабызның һәм илебезнең киләчәге сезнең педагогик осталыгыгызга, хезмәт сөючәнлегегезгә һәм балаларга аерым игътибар бирүегезгә бәйле.
Баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә биреп, ата-аналар анда уңайлы һәм яхшы мөгамәлә булуына ышанырга тиеш. Шуңа күрә балаларны яратучан, алар белән уртак тел таба, талантларны һәм сәләтләрне үстерә белгән кешеләр булуы бик мөһим.
Балалар бакчасы – мөһим этап, чөнки ул баланың алдагы белем дәрәҗәсендә уңышка нигез сала. Быел Казанның мәктәпкәчә учреждениеләрендә 76 меңнән артык сабый тәрбияләнә, анда тәрбиячеләр белән бергә балалар әйләнә-тирә дөньяны аңларга һәм тоярга, яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәнәләр, кечкенә һәм зур җиңүләргә беренче адымнарын ясыйлар.
Сезнең көндәлек хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз