Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2021, 08:30

Илсур Метшин: «Сез бай мирасны саклауга һәм Казанның алга таба үсешенә ярдәм итәсез»

Мэр архитекторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең архитекторларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле Казан архитекторлары! Сезне чын күңелдән Бөтендөнья архитекторлар көне белән тәбрик итәм!

Сез иң мөһим һөнәр ияләренең берсе! Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен кызыклы шәһәр мохите булдырып, сез бай мирасны саклап калуга һәм Казанның алга таба үсешенә ярдәм итәсез.

Казан архитектурасы тарихның барышын чагылдырып кына калмый, ә үзенең сокландыргыч, кабатланмас йөзе һәм атмосферасы белән дә җәлеп итә. Һәм бүген үзенең уникаль мәдәни тарихы булган гаҗәеп үзенчәлекле шәһәр чәчәк ата, күп санлы туристларны җәлеп итә, биредә дөнья масштабындагы әһәмиятле чаралар уза. Казанның мондый уңышы – күп очракта Сезнең дә өлешегез.

Вакыт сезнең алда яңа бурычлар куя, һәм сез үзегездән алдагыларның иң яхшы традицияләрен дәвам итеп, аларны уңышлы хәл итәсез. Иҗади сәләтегез,бертөрле булмаган фикерләвегез һәм зур потенциалыгыз аркасында сезнең иҗади каләмегездән шәһәребезнең бизәге булачак тагын бик күп якты һәм әһәмиятле объектлар чыгар дип ышанам.

Чын күңелдән сезгә бетмәс-төкәнмәс илһам, уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим. Сез тудырган бар нәрсә казанлыларны гасырлар буена үз матурлыгы һәм ышанычлылыгы белән сөендерсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәгез!» – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар