Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2023, 14:30

Илсур Метшин «Игелекле Казан» коворкингында Әхмәровларның күп балалы гаиләсе белән очрашты

Халыкара хәйрия көнендә Мэр үзенчәлекле бала тәрбияләүче гаиләгә бүләкләр тапшырды

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Бүген, Халыкара хәйрия көнендә, ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова белән очрашты. «Игелекле Казан» коворкингы ачылганнан соң бер ел эчендә Сеченов урамында проектка 124 хәйрия оешмасы һәм 112 волонтер кушылды, 500 дән артык чара үткәрелде.

Коворкингта Илсур Метшин Әхмәровларның күп балалы гаиләсе белән дә аралашты, анда өч кыз үсә: 17 яшьлек Азалия, 15 яшьлек Арина һәм биш яшьлек Амелия. Уртанчы кыз – үзенчәлекле бала. Әнисе Анастасия сөйләгәнчә, кыз вакытыннан алда туган, һәм аның тормышының беренче атналарында ИВЛ аппараты кулланылган. Берникадәр вакыттан соң табиблар балалар церебраль параличы диагнозы куялар.

Күпсанлы операцияләр һәм баланы гадәти булмаган карау гаилә өчен бердәнбер сынау түгел. 2015 елда янгын аларны тораксыз калдыра. Ярдәмне Анжела Вавилова исемендәге хоспис күрсәтә. Вакытлыча хосписта яшәгәндә, Азалия һәм Арина биредәге пациентларның күңелләрен күтәрергә карар кылалар – алар җырлар җырлыйлар һәм бииләр, ә соңрак аларны «Татарстанның кечкенә принцессасы» конкурсында катнашырга чакыралар, анда Арина «Алтын йөрәк» титулына ия була.

Бүген кыз үзенең иҗади потенциалын үстерүен дәвам итә, аның стандарт булмаган фикерләве һәм бай фантазиясе бар. Ул укырга ярата, балачакта аңа фантастика ошый, ә хәзер – романтика. Арина үзен язучы ролендә дә сынап карый, инде өч әсәр язган. Ул шулай ук китап тышлыкларын бизәргә хыяллана.

«Әгәр берәр нәрсә бастырып чыгарырга теләсәгез, моның турында хәбәр итәрсез, без һичшиксез ярдәм итәрбез», – диде Мэр. - Әйдәгез, профессиональ редактор җәлеп итик һәм бастырыйк, игелек ярминкәләрендә сатарбыз».

Кызларның әнисе волонтер булып эшли. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү өчен ул балалар педагогы белеме алган. Башта «Альпари» хәйрия фондына ярдәм итә, ә бер ел элек «Игелекле Казан»га кушыла.

«Татьяна Мерзлякова искиткеч кеше. Ул безнең бөтен проблемабызны шунда ук аңлады, еш кына безне монда мастер-классларга чакыра, туклану белән ярдәм итә. Хастаханәгә, тренировкаларга гел йөрергә кирәк булганда – бу бик зур ярдәм», – дип уртаклашты Анастасия Әхмәрова.

Аның сүзләренчә, киләчәктә гаилә тагын да артачак. Ире белән бергә алар асрамага балалар алырга планлаштыралар.

Илсур Метшин кечкенә Амелиядән үскәч кем булырга теләве белән кызыксынды. Табиб буласы килә икән. «Мин дә табиб булырга хыялландым, кешеләрне дәваларга теләдем. Ләкин юридик факультетка укырга кердем», - дип сөйләде шәһәр башлыгы. Истәлеккә кыз Илсур Метшинга рәсем бүләк итте.

Казан Мэры да гаиләгә бүләкләр тапшырды: кече кызларына – курчак һәм сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, Арина өчен – инвалид коляскасы сатып алуга сертификат.

Фоторепортаж
Илсур Метшин «Игелекле Казан» коворкингында булды
Барлык яңалыклар