ТР башкаласы Башкарма комитетында алар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Фото: Денис Гордийко
Гуйч Гәрәев узган елның августында Казанда Төрекмәнстанның генераль консулы вазыйфасына кереште. Моңа кадәр ул ике ел дәвамында Россиядә Төрекмәнстан консулы булган.
Мэр белән әңгәмә вакытында Гуйч Гәрәев шәһәр турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Шуннан соң алар Илсур Метшин белән бергә Татарстан башкаласы һәм Төрекмәнстан арасындагы багланышлар өчен төп юнәлешләрне билгеләделәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу хезмәттәшлек килешүләрдән тыш гамәлгә ашырыла, Казанның тугандаш шәһәрләре яки партнерлары юк. Татарстанның Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгы халыкара элемтәләрне сакларга ярдәм итә.
Рәсми визитлар республика дәрәҗәсендә уза. Узган елның апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга бер көнлек эш визиты белән барды, анда аны ил Президенты Сердар Бердымөхәммәдов кабул итте. Ә май аенда Төрекмәнстанның Халк Маслахаты Милли Генгеш рәисе Гурбангулы Бердымөхәмәдов Татарстанга Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килде. Бу визит Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чараларында катнашу белән бәйле иде. Шулай ук Гурбангулы Бердымөхәмәдов XIII халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» икътисадый саммитында булды.
Узган елның 26 нчы сентябрендә Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Илнең бәйсезлек көнен бәйрәм итү уңаеннан Төрекмәнстан Президенты белән очрашты. Узган елның октябрь ахырында Ашхабад һәм Мара шәһәрләрендә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узды һәм Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрелде.